«Күпләр миңа ышанмады, ләкин мин моны эшләдем!»

Рөстәм Нәбиев Гималай тауларында урнашкан Манаслу тавының иң биек ноктасына кулларында менгән. Әлеге шатлыгы белән Рөстәм инстаграм сәхифәсендә уртаклашты.
2021 елның 2 октябрендә 10:00 сәгатьтә Рөстәм Манаслуның иң биек ноктасына менгән. Тауның биеклеге – 8163 метр.
«Күпләр миңа ышанмады, ләкин мин моны эшләдем!
Альпинизм тарихында мин яңа бит яздым: дөньяда беренче булып 8 мең метрлы тауга кулларымда күтәрелдем», – дип яза ул.
Тауга күтәрелүен блогер 28 ел элек бакыйлыкка күчкән әниесенә багышлады.
Фото: @rustam_nabiev92
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте