Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиев шатлыклы хәбәр белән уртаклашты

Рөстәм Нәбиевне белмәгән кеше юктыр. Ул мөмкинлекләре чикләнгән булуга да карамастан, борынын салындырып утырмый, менә дигән итеп гаилә тормышы алып бара. Хатыны Индира белән аларның  кызлары бар, алар инде икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнәләр иде.

Бүген иртәнге 4:35тә аларның икенче кызлары дөньяга аваз сала, бу шатлыклы яңалык белән Рөстәм инстаграмында уртаклашты. Аңа Әминә дип исем бирергә уйлыйлар. Әле кичә генә Рөстәмнең хатыны Индира табиблар куйган бала табу көнем җитте дип пост урнаштырган иде, сабый озак көттермәгән.

Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Гомерле, игелекле бала булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк