Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Нәбиев: «Үз аякларым белән йөрүемне күзаллап утырам»

Башкортстанда яшәүче, мөмкинлекләре чикләнгән булуга да карамасатн менә дигән итеп тормыш коручы, ике бала әтисе Рөстәм Нәбиевне беләсез бит инде име. Ул үзенең инстаграмында менә мондыйрак хәбәр белән уртаклашты бит әле.

«Дусларым, мин ‒ Варшавада. Мине апрель аенда Америкага чакырдылар, бушка реабилитация үтәргә һәм яңа протезлар тәкъдим иттеләр. Протезны алар һәр кемгә аерым ясыйлар. Миңа алар күбрәк туры килсә, сатып алам, үземнең акчама, әлбәттә.

Ике сәгать эчендә мин консуллыкта әңгәмә үттем. Чират зур булса да, мине чиратсыз уздырдылар», дип язган Рөстәм.

Шулай ук әңгәмә вакытында Рөстәмгә төрле сораулар бирәләр. Аяклары белән ни булганын сорыйларкайсы ил гаскәрендә хезмәт итүен һәм Кытайда булу булмавын сорашалар.

Шулай итеп, Рөстәм якты өметләр белән Америкага җыена. Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк