Рөстәм Нәбиев үз көче белән машина тарта

Максатчан блогер Рөстәм Нәбиевны күпләр күзәтеп барадыр. Аның ни дәрәҗәдә көчле тормыш яратуы да сокландыра бит. Көчле рухлы Рөстәм һәрчак укучыларына үрнәк булды. Ул төшенкелеккә бирелмәскә, мөмкинлекләр чиксез икәненә өйрәтә килә. 

Рөстәм укучыларын көн саен гаҗәпләндереп тора. Берничә көн элек урнаштырылган видеоязмада блогер үз көче белән машина тартып килә. Видеоязма астында ул янә ихластан уй-кичерешләре белән уртаклашты. 

«Инвалид кәнәфиенә утыргач күбрәк нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә, беләсезме? Сезне җәмгыять кабул итмәячәк дигән фикер, чөнки идеаль кешеләр дөньясында без аның идеаль булмаган ягы.

Бары тик Сез үзегезне кабул иткәндә – башкалар да сезне кабул итәчәк. Мин беркайчан да инвалид кәнәфиенә утырырга теләмәдем. Бу турыда беркайчан да уйламадым.  Мондый тормыш – сынау. Ә сынаулар беркайчан да җиңел булмый», – дип яза Рөстәм.

Язманың ахырында ул 1-10 сентябрьдә, илебезнең иң югары ноктасы – Эльбруска менәргә җыенганын белдерде. Рөстәм Нәбиевка уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
452
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы