Логотип
Хәбәрләр

«Бәхетлене чәйниләр, бәхетсезне җәллиләр»

Илсөя Бәдретдинова начар комментарийлар язучыларга сториста җавап бирә башлады. Бер «хейтер»га артистка пост та багышлап язды. Кайберәүләр хәтта җырчы «хейтер»ларга карата сугыш башлады дип тә фаразладылар.

Илсөя Бәдретдинова начар комментарийлар язучыларга сториста җавап бирә башлады. Бер «хейтер»га артистка пост та багышлап язды. Кайберәүләр хәтта җырчы «хейтер»ларга карата сугыш башлады дип тә фаразладылар.

Кичә исә Илсөя Бәдретдинова инстаграм сәхифәсендә кабат бу теманы күтәрде. «Ююк... Ачыктан-ачык начар комментайрилар язучылар – нормальный кешеләр алар! Кешенең үз фикере бар дигән сүз бу! Нормальный тәнкыйть булса, шатланам хәтта, колак салам.

Көне-төне мине күзәтеп, «яратмыйм да шуны»,дип язучыларын да аңлыйм әле! Мәсәлән, «мазохизм» дигән чир бар. Ну ошый аңа үз-үзен азаплау.


Ә була астан гына начар комментларга лайк куеп ятучылар! Әзли ул менә, эзлиии, үзенә кирәген... Бук чебене кебек. Таба да – рәхәт булып китә... Менә аларын аңламыйм» – дип яза җырчы.

Тамашачылар исә җырчыга карата мәхәббәтен белдерделәр. «Бәхетлене чәйниләр, бәхетсезне җәллиләр», дигәннәр борынгылар. Чәйнәсеннәр әйдә,Илсөя, җәлләргә язмасын», «Начар коментарийлар язучылар синең матурлыгыңнан, уңган булуыңнан көнләшеп яталар Илсөя». Башкалар артисткага вакытын андый кешеләргә әрәм итмәскә киңәш иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк