Логотип
Хәбәрләр

“Сөембикә” операсы турында аны куючылардан беренче фикерләр яңгырады

Спектакльнең премьерасы 26 һәм 27 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күрсәтеләчәк. “Сөембикә” операсы режиссеры Юрий Александров спектакль турында беренче фикерләрен җиткерде....

Спектакльнең премьерасы 26 һәм 27 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күрсәтеләчәк.

“Сөембикә” операсы режиссеры Юрий Александров спектакль турында беренче фикерләрен җиткерде. Ул яңа татар операсы турында “Үзгәреш җиле” проектына багышланган шул исемдәге документаль фильмны тәкъдим итү кичәсендә әйтте. Фильм Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш тәкъдим ителде.

“Хәзер театрда “Сөембикә” операсының репетицияләре бара. Спектакль – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов идеясе. “Әйдәгез, бу бөек хатын-кыз турында җитди эш эшлик, диде һәм без зур масштаблы эшкә алындык. Ул - күп катламлы әсәр. Аның музыкасын гаҗәеп композитор Резеда Әхиярова язды. Либретто авторы – Ренат Харис. Бәхәсләр дә булыр әле - кемдер “Алай булмаган”, дияр, кемдер “Нәкъ шулай булган”, дияр. Без кеше турында, көчле хатын-кыз турында спектакль куябыз, аның бу дөньядагы катлаулы миссиясе турында сөйлибез. Аңа ничек авыр булуын күрсәтәбез. Бу – бүгенге көн темасы”.

  • Спектакльнең премьерасы 26 һәм 27 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күрсәтеләчәк.

Театр сайтындагы мәгълүматка караганда, бөтен рольләргә дә икешәр состав билгеләнгән. Сөембикә ролен театр солистлары Гульнора Гатина белән Зоя Цецерина башкарачак.

Иван Грозный роленә Мария театрыннан - Әхмәт Агади, Казахстан театрыннан - Нуржан Бажеканов, тумышы белән Курган өлкәсеннән булган җырчы Ярамир Низаметдинов чакырулы. Шаһгали ролендә - Башкорт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев белән җырчы Филүс Каһиров. Няня ролендә – Венера Ганиева белән Светлана Смирнова. Кошчык образын театр солисты Артур Исламов белән Мәскәүдән Марат Мөхәммәтҗанов башкара.

  • “Сөембикә” операсының композиторы – Резеда Әхиярова, либретто авторы – Ренат Харис. Куючы дирижер – Ренат Салаватов, куючы дирижер – Юрий Александров (Санкт-Петербург), куючы рәссам – Виктор Герасименко, костюмнар буенча рәссам – Виктория Хархалуп, балетмейстер – Давид Авдыш, җаваплы концертмейстер – Алсу Барышникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк