Сәфинә аккаунты кайда?

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә беләсезме ни ди икән? Әнисеннән үзенә инстабит ачып бирергә сорый ди. Янәмәсе, ул телефонына кызык видеолар төшереп, шуны үзенең аккаунтына урнаштырып барачак ‒ аны укып баручыларга «прикольный» мәзәкләр белән сөендермәкче. Дилә генә уйга баткан - ачуын да ачарсың ул аккаунтны. Ә кем алып бара? Шул-шул, гел юлда булган әнисенең аңа вакыты юк! Шуңа да ул бөдрә чәчле матуркаеның әлегә күңелен матур-матур киемнәр белән күрә. Күптән түгел әнә кибеттән матур куртка тотып чыккан Сәфинә. Прастуй түгел инде, каян чыккан прастуй булсын ди ‒ «прикольная» куртка, име, Сәфинә?..
Гөлнара Җәлилова
Фото җырчының шәхси аккаунтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
4 гыйнвар 2021 - 16:27
-
2 гыйнвар 2021 - 16:00
-
1 гыйнвар 2021 - 16:08
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан