Сәйдәшев исемендәге концертлар залы “Дюймовочка” әкиятен карарга чакыра

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). 11 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Комда әкият” абонементы кысаларында “Дюймовочка” Музыкаль-әдәби фантазиясе күрсәтелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Г.Х.Андерсенның әкияте Концерт залы сәхнәсендә үтә. Тамашачылар бәләкәй кешенең бәхет өчен көрәш тарихы шаһиты булачак. Әдәби-комлы тамаша Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары музыкасы белән үрелеп барачак.
Шулай ук комлы анимация остасы Ләлә Явкинаның комда ясалган рәсемнәре күрсәтеләчәк. Ә әкиятне танылган диктор һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Петр Нижинский һәм җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Асия Мостафина укый. Музыкаль бизәлеш – Алсу Абдуллина (скрипка), Алиса Лабзина (фортепиано), бәрмә уен кораллары.
Комлы анимация – заманча сәнгатьнең өр яңа төре. Рәссам өстәлдә үзгәреп торучан картиналар ясый, сурәтләр экранга трансляцияләнә.
Тамаша 12.00дә башлана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 13:01
-
24 февраль 2021 - 10:41
-
24 февраль 2021 - 10:20
-
23 февраль 2021 - 11:39
-
22 февраль 2021 - 11:31
-
22 февраль 2021 - 10:13
-
20 февраль 2021 - 13:54
-
18 февраль 2021 - 17:27
-
Наркотикларга – юк! 12+