Логотип
Хәбәрләр

Сәхәрдә һәм ифтарда нинди күләмдә нәрсә ашарга

Көн озын бер йотым су, бер тәгам ризык капмыйча ураза тоту җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә аның баштагы мәле авыр. Уразага ничек әзерләнергә? Организмны ничек ияләштерергә? Нинди авырулы кешеләргә ураза...

Көн озын бер йотым су, бер тәгам ризык капмыйча ураза тоту җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә аның баштагы мәле авыр.

Уразага ничек әзерләнергә? Организмны ничек ияләштерергә? Нинди авырулы кешеләргә ураза тотарга ярамый? Медицина ягыннан караганда, уразаның кеше өчен файдасы нинди? Бу һәм башка сорауларга Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары, үзе дә 15 ел ураза тотучы табиб Рөстәм Фәхертдинов сөйләде.

Табиб белән интервьюдан төп фикерләр:

  1. Медицина күзлегеннән караганда, авыруның катлаулы формалары булган кешеләр ураза тотарга тиеш түгел.

  2. Организмны уразага әзерләү өчен, кыска вакытлы уразалартотарга кирәк.

  3. Көненә өч тапкыр дару эчәргә кирәк икән, уразаны калдырып торырга да була.

  4. Су-тоз алмашын баланста тоту өчен, ураза вакытында минераллар һәм витаминнар комплексы эчәргә була.

  5. Безнең баш мие һәм мускулларга глюкоза кирәк. Шуңа күрә углеводлы ризыклар ашагыз.

  6. Сәхәрдә кофе эчәргә ярыймы? Кофе ул – файдалы да, зыянлы да эчемлек. Организм хәлсез икән, ул аны тагын да ныграк хәлсезләндерә.

  7. Уразаның беренче көне – организмның адаптация чоры, стресс. Әмма ул файдалы стресс.

  8. Уразага җиңелрәк керү өчен, ике атна алдан төшке аштан баш тартырга, аның урынына су эчәргә була. Дәвамын укыгыз...

  9. Автор: Чулпан ШАКИРОВА

  10. Фото: Татар-информ

  11. интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк