Логотип
Хәбәрләр

“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана

“Сәләт”кә килгән балалар аланда яшәү өчен шартларның күпкә яхшыруына шатлана. Бу хакта балаларны Биләргә алып килгән җитәкчеләре дә куанып сөйли. “Былтыргыга караганда, быел шартлар нык әйбәт, диләр....

“Сәләт”кә килгән балалар аланда яшәү өчен шартларның күпкә яхшыруына шатлана. Бу хакта балаларны Биләргә алып килгән җитәкчеләре дә куанып сөйли.

“Былтыргыга караганда, быел шартлар нык әйбәт, диләр. Бар җирдә дә чиста. Юынырга җылы су да бар хәтта. Былтыр килгәннәр шаккатталар”, - ди Азнакай шәһәре 8 нче мәктәп директорының милли эшләр буенча урынбасары, 32 баланы алып килгән  Ландыш Ихтисамова. Палаткалар яңартылган, аларга 10 кеше сыя. Чатырлар эчендә җиргә калын агач идән җәелгән.

“Монда күргәннәрне журналист кебек теркәп барам”, - ди “Сәләт” форумына Удмуртия Республикасы Юкәмин районы Тегермән авылыннан килгән Айдар Абашев. Айдар Абашев милли бәйрәмнәр үткәрүләре турында сөйләде. “Быел җәй көне дүрт Сабан туе үткәрдек. Көзен каз өмәләре уздырып, бәйрәм ясаячакбыз”, - дип белдерде.

Үз төбәгенең яшь җырчысы “Сәләт”кә беренче тапкыр килүен әйтте. Монда күргәннәрен журналист кебек куен дәфтәренә теркәп баруын белдерде. “Киләсе елда үзебездә дә берәр шундыйрак форум оештырырга телибез. Нәрсәләр ничек оештырылганын кайткач үзебездә сөйләячәкмен. “Яңарыш” гәҗитенә, балаларыгызны шунда җибәрегез дип, язма әзерләргә ниятлим. Миңа монда иң ошаганы кыр булды. Авылдан ич мин, миңа иң мөһиме кыр булсын”, - диде. Башкортстанның Чишмә районы Тәпәреш авылыннан Азалия, Оренбург өлкәсеннән Алсу IT Биләр форумга IT технологияләр белән кызыксынулары зур булганга килгән.

Башкортстанның Чишмә районы Тәпәреш авылыннан Азалия, Оренбург өлкәсеннән Алсу IT Биләр форумга IT технологияләр белән кызыксынулары зур булганга килгән.

“Мин IT юнәлештәге мастер-классларга йөрергә яратам. Иң ошаганы “акыллы йорт” турындагысы булды. Киләчәккә нәрсәгә әзер булырга – шуны аңладым. Мондагы дуслар белән дә бик якынайдык, берләштек. Беркөнне яңгыр булды да, безне суга батырды. Без, көлешә-көлешә, күңелле итеп җыештырдык. Әле дә ярый матрацларга эләкмәгән иде. Татар лагерена икенче мәртәбә килүем. Әти-әнием белән татарча сөйләшергә тырышабыз, татар шигырь бәйгеләрендә катнашканым бар. Татар теле безнең туган телебез булгач, ул телдә сөйләшү - безнең бурыч”, - ди Алсу.

Төркиянең Истанбул шәһәреннән 17 яшьлек Әхмәт Шакиров “Сәләт” турында туганнары аша ишеткән. “Согуд Гарәбстанында туганнарым иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирүче “Сәләт” дигән лагерь бар дип сөйләделәр. Мин видеозаявка төшердем, анда үзем турында сөйләдем. Җәйне Казанда әби-бабай янында уздырам. Мондагы мохит бик күңелле, остазлар, әйдаманнарның иҗади мөнәсәбәтле булуы ошый. “Сәлкеш”ләрнең сөрәннәрен дә ятларга тырыштым. Иншалла, киләсе елда да килергә язсын”, - диде.

татар-информ

Фото: Лилия Туктарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк