Логотип
Хәбәрләр

Сөмбел Билалова: «Аерылып кайтырмын дип уйламадым»

- Син Мәскәүгә китеп, Казанга кире кайттың. Нишләп? - Беренче тапкыр Мәскәүгә, грант алып, егерме яшемдә бардым. Шуны әйтә алам: Мәскәү миңа ошамаган иде. Башкалабызда бер ел укып, кире Казанга кайтк...

Син Мәскәүгә китеп, Казанга кире кайттың. Нишләп?

- Беренче тапкыр Мәскәүгә, грант алып, егерме яшемдә бардым. Шуны әйтә алам: Мәскәү миңа ошамаган иде. Башкалабызда бер ел укып, кире Казанга кайтканда: «Бүтән беркайчан да бу шәһәрдә яшәмәячәкмен», дигән идем. Соңыннан дүрт елдан соң, гомумән, яшәргә күчтем. Шуңа күрә һәр әйткән сүзне үлчәп һәм уйлап әйтергә кирәк икән.

Димәк, Мәскәү егетенә кияүгә чыктың?

- Әйе, аның белән Мәскәүдә укыганда танышкан идек. Башта аралаштык, соңыннан ул Казанга килде. Бераз вакыт үзгач, ешрак килә башлады. Һәм хатыны булырга тәкъдим иткәч, мин ризалаштым.

Тагын яраттыңмы?

- Тагын дип беренче мәхәббәт белән чагыштырасыңмы?! Аларны чагыштырып булмый. Ирем белән миңа тыныч иде. Өстәвенә, миңа егерме яшь түгел иде бит. Кияүгә мин егерме алтыда чыктым. Соравыңа җавап итеп, әйе, диям. Мин элекке иремнең назлы, җылы сүзгә саран булмавына гашыйк булган идем, тик тормышта гел матур сүзләр сөйләп кенә булмый бит, төрле проблемалар барлыкка килә. Һәм аларны чишәргә көч кирәк.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк