Логотип
Хәбәрләр

Сәнгать дәрәҗәсе түбән дигән сылтау белән Аигелнең Минскидагы концертын тыйганнар

Аигел концерты 24 майда Беларус башкаласындагы “Брюгге” клубында узарга тиеш булган. Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). "Сәнгать дәрәҗәсе түбән" дигән сылтау белән Аигельнең Беларусь башкаласы Минск...

Аигел концерты 24 майда Беларус башкаласындагы “Брюгге” клубында узарга тиеш булган.

Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). "Сәнгать дәрәҗәсе түбән" дигән сылтау белән Аигельнең Беларусь башкаласы Минскида 24 майда булырга тиешле концертын уздырмаячаклар. Концерт узмаячагын Аигел дуэты - Илья Барамия һәм Айгөл Гайсина үз аккаунтларында хәбәр иткән иде. Журналист Станислав Андросик "Татар-информ" хәбәрчесенә тыюның сәбәбен әйтте.

24 майда Минск шәһәренең “Брюгге” клубында узарга тиешле Аигел концертының булмаячагын әле кичә генә Вконтакте челтәреннән укып белдем. Алар Минск шәһәрендәге концертларына эләгә алмаган кешеләрне Киев һәм Ригада узачак чыгышларына чакырганнар”, - диде Станислав.

Ул әлеге карарны җирле хакимият кабул иткәнен әйтте. “Мондый карарны Минск шәһәре башкарма комитетының идеология өчен җаваплы бүлекчәсе кабул иткән”, - дип аңлатты ул. Хәбәрдә концертны тыюның сәбәбе “сәнгать дәрәҗәсе түбән булу” дип язылган.

Станислав Андросик фикеренчә, бу Минскида соңгы вакытта концертлар уздыруны тыюның беренче генә очрагы түгел. Башкала идеологлары Face, RSAC, Schokk һәм Die Antword төркеме чыгышларын тыйган булган. "Ә иң кызыгы шунда - Аигель Минск шәһәрендә узган елның 18 ноябрендә чыгыш ясаган иде инде. Мөгаен, ул вакытта аларның чыгышларны тыярлык танылган булмаганнардыр”, – ди ул.

Башкала хакимияте мәдәни мәсьәләрдә искечә фикер йөртә, дип саный Станислав. “Массакүләм популяр булган мәдәният аларның күзаллавына туры килми, бары шул гына”, - ди ул. Ул үзенең Аигель җырларын тыңлавын әйтте. "Миңа аларның беренче альбомнары һәм сингллары ошый. Бигрәк тә “Көтәм” һәм “Дух огня” җырларын яратам".

"Безнең музыка сез уйлаганнан да куркынычрак булды. Минск шәһәрендә концерт уздыруга каршылык белдергән кире кагу кәгазен ике тапкыр алдык инде. Шикаятьне Мәдәният министрлыгында тикшергән арада, Белорусиядәге дусларыбызга, безнең 25 майда Киев яки 2 июньдә Ригада узачак концертларыбызга килергә киңәш итә алабыз. Чараның программасында каралган җырларның сәнгать дәрәҗәсе түбән булу мәдәни-күңел ачу чаралары худсоветы карары", - дип язылган Аигелнең Вконтакте челтәрендә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк