Логотип
Хәбәрләр

Сәнгатькә багышланган гомер

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарованың матур гомер бәйрәме килеп җитте. Роза Сәетнур кызы Яппарова эзләнүчән, тәвәккәл...

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарованың матур гомер бәйрәме килеп җитте. Роза Сәетнур кызы Яппарова эзләнүчән, тәвәккәл, киң колачлы, зирәк җитәкче – шушы ядкарь-истәлекне саклап-карап, төзек-яраклы хәлдә тотуны бурычы дип исәпләү белән беррәттән, җөмһүриятебез мактанычына әверелгән курчак театрын дөньякүләм таныту максатында да гаять күпкырлы эш алып баручы фидакарь ханым. Әйтергә кирәк, Роза Сәетнур кызы үзенең эшенә бик туры килә. Ул Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлаган. Татар, рус, дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен укып күңелен баеткан, үзен педагог булырга әзерләгән. Курчак театры исә нәкъ менә педагогика һәм сәнгать чигендәге оешма ул. Шуңа өстәп, Роза Сәетнуровна ике дәүләт телен дә бик әйбәт белә. Университетны тәмамлагач, бераз ≪Социалистик Татарстан≫ газетасында эшләп алганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә үзе укыган өченче мәктәптә укытучы, район газетасында дубляж буенчаҗбаш мөхәррир урынбасары булып эшләргә туры килгән аңа. Ә 1979 елда Казанга күчкәч, ул Курчак театрына эшкә килә. Башта оештыручы педагог, аннары әдәби бүлек мөдире булып эшли. Роза Яппарова күренекле шагыйрь, язучылар Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Ренат Харис, Равил Бохараев, Зөлфәт Маликов, Борис Вайнер, Лев Кожевниковны нәни тамашачылар өчен әсәрләр язарга җәлеп итә һәм курчак театрлары өчен «Серле алан» дип исемләнгән пьесалар җыентыгын чыгаруга ирешә. Ә 1993 елда театр коллективы үзен оста оештыручы буларак күрсәткән Роза Яппарованы директор итеп билгеләүне сорап, Татарстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, соңгы берничә дистә ел эчендә, ә биналы булгач бигрәк тә, курчак театры республикабызның матур вә мөһим бер бизәгенә әйләнде.

«Әкият» курчак театры коллективы матур гомер бәйрәмендә Роза Сәетнур кызы Яппаровага җан тынычлыгы, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, яхшы күтәренке кәеф тели! Бүгенге көндә Сез җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен.

Фото: театр архивыннан

«Сәхнә» журналы №1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк