Логотип
Хәбәрләр

«Сагынып елаган чаклар да булды»

Җырчы Гүзәл Уразованың популярлыгын танымау мөмкин түгел. Ул Мәскәүдә гөрләтеп концертлар уздырды, анда аның кызы Эллари да катнашты. Аның да тавышы матур, күпләр җырлавын ошатты.

Җырчы Гүзәл Уразованың популярлыгын танымау мөмкин түгел. Ул Мәскәүдә гөрләтеп концертлар уздырды, анда аның кызы Эллари да катнашты. Аның да тавышы матур, күпләр җырлавын ошатты.

Әнисе инстаграмында Эллариның уй-фикерләре белән уртаклашты.

«Бүген минем өчен иң мөһиме ‒ 9 сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамларга. Алда зур имтиханнар ОГЭ бирәсе бар. Минем хәлне 9 сыйныф укучылары гына түгел, гомумән, мәктәптә укыган һәркем аңлыйдыр дип уйлыйм.

‒ Әнием белән Әтиемне яратам һәм хөрмәт итәм. Аларның миңа әйткән һәрбер үгет-нәсыйхәте кадерле. Кечкенә чагымда аларны бик сирәк күрә идем... Телевизордан карап аларның җырларын тыңлый, кушылып җырлый идем. Сагынып елаган чаклар да булды.

‒ Миннән әтием-әнием еш кына: «Кызым, синең кем буласың килә?» ‒ дип сорыйлар. «Җырчы буласың килмиме?» ‒ дип тә сораганнары булды. Мин шуны гына төгәл әйтә алам ‒ җырчы булмас идем. Шулай да, җырга укымасам да, вокал мәктәбем булмаса да, күңелемнән җырларга яратам. Ләкин үземне башка өлкәдә күрәм», дигән уйлар белән йөри Эллари.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк