Логотип
Хәбәрләр

«Сагынырсың, мин булмам» романы буенча фильм төшереләчәк

19 июльдә Мамадыш районының Шәдче авылында «Сөмбел» тулы метражлы фильмы төшерелә башлаячак. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә. Булачак кинолента – Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак прое...

19 июльдә Мамадыш районының Шәдче авылында «Сөмбел» тулы метражлы фильмы төшерелә башлаячак. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Булачак кинолента – Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты. Фильм татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» романы буенча төшереләчәк. Үзбәкстан белән Татарстан кинематографы тарихында беренче тапкыр төшерелә.

Фильмның режиссеры – «Стойкость» фильмы буенча танылган Рәшит Маликов. Татарстан ягын «Мулла» фильмы белән танылган режиссер Рамил Фазлыев тәкъдим итәчәк.

Фильм сценариесын актер, режиссёр, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев эшләде. Үзбәкстанда кино төшерү өчен сәхнәләрне Рәшит Маликов тулыландырды.

Төп герой ролен үзбәк театры актрисасы Динара Асанова башкарачак. Ике төп ир-ат ролендә Татарстан актерлары уйнаячак. Фильмда барлыгы 27 актер катнаша.

Мамадыш районында төшерү эшләре июль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аннары фильм төшерү Үзбәкстанда, Бохара шәһәрендә дәвам итәчәк.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк