Логотип
Хәбәрләр

Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!

7-8 апрель Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Башкортстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры концертлары узды.

Башкортстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры 2021 елдан бирле Татарстан тамашачысын сөендерә. Ике бүлектән торган концертта тамашачылар бөек рус композиторы Чайковскийның 3 нче номерлы Сюитасын һәм күренекле австрия композиторы Иоганн Штраусның вальсларын тыңлап ләззәтләнде. 

Оркестрның директоры, Башкортстан Республикасының халык артисты Артур Назиуллин сүзләре быелгы концерт программасын сайлау принцибы, шулай ук симфоник оркестр репертуары нинди булырга тиеш кебек сорауларга ачыклык кертте. 

Артур Назиуллин: "Классик сәнгать ул гомумән җирдән бераз югарырак тора кебек. Шуңа күрә музыка тыңлаганда безнең кадерле тыңлаучыларыбыз үз-үзләре белән дә, Алла белән дә сөйләшәләр дияргә була. Музыка -  сине төрле урыннарга күчерә ала торган вакыт машинасы. Тамашачы искиткеч матур дөньяга чума ала һәм без сезнең белән бу дөньяны бүлешүебезгә бик шатбыз. 

Афишаларда еш кына фильмнарга язылган музыкадан репертуар белән концертлар куелуны күрәбез. Минем субъектив фикерем буенча, мондый көйләр Дәүләт симфоник оркестры өчен түгел. Без бөек симфоник музыка уйнарга тиеш. Моңа дәлил: 5 ел рәттән без сезгә титаник симфоник әсәрләр алып киләбез. Бу юлы концертның беренче бүлегендә Петр Ильич Чайковскийның танылган һәм шул ук вакытта бик сирәк башкарыла торган 3 нче Сюитасы яңгырый. Икенче бүлектә тамашачы Иоганн Штраустың 5 зур вальсын ишетә. Концерт шундый бәйрәм рухы белән тулы булачак. 

Быел сезгә нинди әсәрләрне алып килергә икән дип бик озак уйландык һәм бу юлы шәхсән минем ниндидер бәйрәмчә әйбер китерәсем килде. Штраусны гына алып килү безгә кызык түгел, чөнки бу бары бәйрәм концерты гына булыр иде. Бәйрәм концертларына каршы түгел, ләкин без әле Дәүләт оркестры музыкантларының искиткеч симфонизмын да күрсәтергә теләдек. Штраус һәм Чайковский әсәрләрен уйнауда сез музыкантларның осталыкларын ишетәчәксез.

Бөек композиторлар музыкасын башкарганда без гади дөньядан ваз кичәбез һәм матурлык, яхшылык дөньясына күчәбез. Музыкантлар менә шундый гаҗәеп сәләткә ия. Авыр эш көненнән соң килгән тамашачылар яхшы концерт, яхшы музыка тыңлап бераз үзгәреп, яктырып, рухланып китәләр. Безнең өчен шул мөһим"

Ә оркестрның баш дирижёры, Башкортстанның халык артисты Дмитрий Крюков шушы ике композиторның уртак һәм аермалы яклары турында сөйләде. 

Дмитрий Крюков: "Алар аваздаш. Штраусны тамашачылар күбрәк аңлый кебек. Гастрольләргә Штраусны алып килү бик үк җитди түгел дип уйларга да мөмкин. Бу аңлашыла. Әйе, бер бик мөһим шартны исәпкә алмасак, бәлки моны җитди түгел дип тә кабул итәргә булыр иде. Ләкин без - Штраусны Венадагыча уйнаучы Россиядә бердәнбер шундый оркестр. Монда Вена стиле, Вена логикасы, сынык ритм тулысынча сакланган. Без тамашачыларны гаҗәпләндерергә күнеккәнбез һәм бу юлы да шулай эшләргә карар кылдык. Чайковскийның 3 нче Сюитасы белән бергә чыннан да бик нәфис программа килеп чыга. Нәкъ менә сәнгать күзлегеннән караганда, бу, мөгаен, Штраус белән чын-чынлап ярашырга мөмкин булган бердәнбер әсәрдер. Чайковскийның теләсә нинди башка симфониясе көчле трагизм бирер иде. Ә бу сюитада билгеле бер җиңел философия бар. Тыштан җиңел, ләкин эчке яктан тирән. Штраус музыкасы да нәкъ шундый сыйфатларга ия. Штраус бик тирән композитор һәм бу яктан ул бәлки тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәгәндер дә..."

Ике сәгать ярым вакыт эчендә Башкортстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры тамашачыны искиткеч программа белән сөендерде: Чайковскийның 3 нче номерлы Сюитасы, Штраусның "Императорский", "Сказки венского леса", "Ты моё сокровище ", "1001 ночь", "На прекрасном голубом Дунае" вальслары. Ахырда зал дәррәү кубып алкышлады. Башкортстан симфоник оркестрына рәхмәт әйтеп, алдагы елларда да күрешүләр насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021