Логотип
Хәбәрләр

Сайлаулар көнендә Татарстанда буран һәм көчле җил булачак

(Казан, 16 март, “Татар-информ”). 18 мартта, Россиядә Президент сайлаулары көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә һава шартлары начарлануы көтелә. Синоптиклар кисәткәнчә,...

(Казан, 16 март, “Татар-информ”). 18 мартта, Россиядә Президент сайлаулары көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә һава шартлары начарлануы көтелә. Синоптиклар кисәткәнчә, кар явачак, буран чыгачак, күз күреме 500 метрдан да ким булырга мөмкин.

Татарстанда иртән һәм көндез көнчыгыштан секундына 15-20, Казанда  17 метр тизлектә җил фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометерология үзәге.

татар-информ

Фото: Tatar-inform.ru архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк