Сак булыгыз – алдыйлар!
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Инстаграмда тамашачыларын кисәтә. Бөтен җирдә алдау, сак булыгыз, – ди юмор остасы.
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Инстаграмда тамашачыларын кисәтә. Бөтен җирдә алдау, сак булыгыз, – ди юмор остасы.
Үзенең иҗат төркемендә биюче булып эшләгән кызның ничек алданганын сөйли Данир. Вакытлыча торырга фатир эзләгәндә бер белдерүгә тап була ул, хуҗасы белән күрешергә килгәч, фатирны ошатып, 50 мең күләмендә айлык түләү акчасын да биреп җибәрәләр. Фатирда урнашкан арада, шкаф киштәләрендә бер киелә торган аяк киемнәрен күреп алалар. Интернетка әлеге торакның адресын кертеп карасалар, тәүлек саен кеше кертелә торган фатир булып чыккан! Ә айлык 50 мең акча инде юк.
Менә шушындый хәлләрдән сак булырга киңәш итә Данир. Тамашачыларының башка шундый алдау ысуллары белән дә бүлешүләрен сорап мөрәҗәгать итә ул. Җәмгыятькә бу файдага гына булыр, дип белдерә артист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк