Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов кышка әзерләнә...

Салават Фәтхетдинов кышка әзерлеге турындагы видеоязмаларны әледән әле инста тасмасында дуслары белән бүлешеп тора. Бу юлы ул семга балыгы һәм кура җиләге турында әзерлеген сөйли. Ул кибеттән 7 кг сем...

Салават Фәтхетдинов кышка әзерлеге турындагы видеоязмаларны әледән әле инста тасмасында дуслары белән бүлешеп тора. Бу юлы ул семга балыгы һәм кура җиләге турында әзерлеген сөйли. Ул кибеттән 7 кг семга балыгы алып кайткан (килосы – 950 сум. Авт.) Аны ничек әзерләвен күрсәтә, әмма рецебы белән бүлешми. «Иң яраткан әйбер» ди ул кура җиләге турында.

Кайберәүләр шаяртып: «Тагын Җәвиткә калмаган инде» дип язганнар.

«Кураны ничек саклыйсыз, рецептын языгыз», - дип үтенгәннәр җырчыдан.

«Рецептны Салаваттан сорап язмагыз инде кыз-хатын башың белән, Интернеттан кара», - дип ачуланганнар ул хатынны.

«Ну Салават, үзеңне яратасың инде, гел тәмле ашыйсың кеше котыртып. Ул кураны каян алдыгыз? Кура бетте бит инде тәмле тамак, сасы..» «Простой кеше семга ашый алмый», - дип язган көнләшкәннәре.

«Ләйсән апа матур итеп көлеп утыра! Матур һәм акыллы хатын-кызлар эталоны».

«Селәгәй генә ага шул безнең».

«20 мең алсагыз, семга ала алмас идегез».

«Аларның өстәлләре дә гранит, семгага караганда кыйбатрак».

«Акчаң булса андый кыйбатлы балыкка любой дурак ясар иде».

«Нигә хатыныгызны камера каршында утырырга мәҗбүр итәсез?»

«Салават молодец, Ләйсәең елмаеп кына тора яныңда. Үз кулың белән әзерләгән ризык тәмле ич!»

Г.Ярмиева

@salavat_fatkhutdinov_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк