Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.   Салават Фәтхетдинов иң зур сабантуйлар Казанда уздырылырга һәм анда бөтен дөнья...

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

 

Салават Фәтхетдинов иң зур сабантуйлар Казанда уздырылырга һәм анда бөтен дөнья татарлары кайтырга тиеш дип саный. Бүген ул үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен һәм ни өчен Татарстаннан читтә оештырылган сабантуйларга йөрергә яратмавын җиткерде.

“Без сабантуйларны бик күп үткәрәбез. Кайсы гына илгә барып үткәрмибез! Моның башы каян башлангандыр... Сабантуй ул безнең халык уйлап чыгарган бәйрәм. Туй ясау өчен аның сабаны булырга тиеш. Соңгы вакытта сабаны – безнеке, туе башка халыкныкы була башлады. 200-300 артист җыеп чит илдән татар эзләп йөрү дөрес түгел. Сабантуй Казанда булырга тиеш. Биш-ун көн барсын. Сабантуйны күрергә бөтен дөнья татары Казанга җыелырга тиеш”, - диде ул.

“Безнең илебез бар. Ул – Татарстан. Кемнең чын сабантуен күрәсе килә – Казанга кайтсын! Шуңа күрә мин федераль сабантуйларга чакырсалар, катнашырга тырышмыйм. Казанда чакырсалар – мин һәрвакыт риза”, - диде ул.

Ә Федераль һәм Бөтенроссия авыл сабантуйларында төп приз булган машина батырларга җирәбә аша бирелүен ишетеп ул шаккатты: “Батыр бит инде ул! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, - диде ул ышанмыйча. – Бу көлке түгел, бу кызганыч”. 

 

 

Татар-Информ

Фото - Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк