Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов канализация чистарта

Соңгы көннәрдә инстаграмны шау-гөр китергән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның фотосына төрле пародияләр дә барлыкка килә башлады. Күптән түгел артист үзенең шәхси...

Соңгы көннәрдә инстаграмны шау-гөр китергән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның фотосына төрле пародияләр дә барлыкка килә башлады. Күптән түгел артист үзенең шәхси профилендә канализация тишегеннән башын чыгарып карап торган фотосын урнаштырды. Фото астына: «Үз йортымда мин главный. Даже канализация үз кулымда», – дип язып куйган җырчы.

Әлеге фото инстаграм кулланучылары арасында бик тиз таралды. Фото астына иң кызыклы комментарий калдыручыга акчалата бүләк тәкъдим итүче төркемнәр дә барлыкка килде. Шундыйларның берсендә «Элвин киттеме?» дип комментарий калдырган берәү. Эстрадабызның мэтры Салават Фәтхетдинов белән яшь артист Элвин Грей арасында булган конфликтны әледән-әле тартып чыгарып, төрттереп сөйләүчеләр күп. Шунысы кызык, әлеге тема гади тамашачылар арасында гына түгел, эстрада артистлары арасында да популяр. Шушы фото арасындагы чуалышларны дәвам итеп, Matbugat.ru порталы шушы ук фотога Фотошоп программасын кулланып, Салават урынына Радик Юльякшинның сурәтен урнаштырган. Әлеге «пародия» астында Данир Сабиров та үз фикерен калдырган: «Бөтен артист шул җир тишегеннән чыга», – дип өстәгән ул үз чиратында.

Кыскасы, кем ничек булдыра ала – шулай кылана. Алга таба Салаватның канализация тишегеннән тагын кемнәр чыгар, анысы билгесез.

Автор: А.Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк