Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов: «Хатын стенага менә...»

Үзизоляция режимында РТ һәм РБның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов инстаграм сәхифәсен актив алып бара башлады. Җырчы көн дәвамында нәрсә белән шөгыльләнгәнен видеога төшереп урнаштыра.

Үзизоляция режимында РТ һәм РБның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов инстаграм сәхифәсен актив алып бара башлады. Җырчы көн дәвамында нәрсә белән шөгыльләнгәнен видеога төшереп урнаштыра.

Узган көнне артистның сәхифәсендә хәләл җәфете белән видео пәйда булды. Биредә ханым диварга менәргә исәпли. «Карантин үзенекен эшли, жәмәгать, хатын стенага менә», – дип шаярта ул видео астында.

«Шаярту хисләре сүнмәгән әле, молодец!», «Салават абый, табибка күрсәтергә соңга калмагыз», Молодец, бер үзгәрмисез, Ләйсән», «барып чыгабыз болай булгач, диварга үрмәли башладык инде», дип язалар җырчының укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк