Логотип
Хәбәрләр

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең беренче төннәре ничек узган?

Күптән түгел генә Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең балалары туды. Салават үзе дә бала тудыру йортында булган. Беренче төннәрен ул болайрак искә төшерә: «Беренче төндә мин шаккаттым, чөнки нишләргә...

Күптән түгел генә Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең балалары туды. Салават үзе дә бала тудыру йортында булган. Беренче төннәрен ул болайрак искә төшерә: «Беренче төндә мин шаккаттым, чөнки нишләргә кирәк икәнен белмибез. Бала һаман елый, ә без кнопкага басып медсестраны чакырабыз. Алар безне тынычландыралар, алга таба барысын да беләчәксез диләр. Ә инде калган төннәр тыныч, рәхәт үтте, бала ашарга гына уяна иде. Җырлап күрсәтте ул безгә, мин аны киләчәктә Венера Әхәтовнага бирергә кирәк дип уйлыйм, чөнки тавышы бик үтемле чыга. Гүзәлемнең авырлы вакытта да теләкләре башка хатыннарныкыннан аерылып тора иде, ул мине мин мондый җиләк телим, карбыз телим дип аптыратмады. Без ремонт белән мәшгуль булганга, аның теләкләре обойлар, йорт җиһазлары белән бәйле иде. Мин ул вакытта кызыбыз дизайнер булырмы икән инде, дип уйлый башлаган идем».

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк