Салават Миңнеханов гаиләсен котлыйбыз!
Бүген җырчы үз инстграмына видео урнаштырды. Биредәге видеоязмады Салават, Гүзәлем һәм кызлары Мәдинә гаилә мизгелен сүрәтләгәнннәр. 7 сан Миңнеханов гаиләсендә бик зур роль уйный икән. «Безнен гаил...
Бүген җырчы үз инстграмына видео урнаштырды. Биредәге видеоязмады Салават, Гүзәлем һәм кызлары Мәдинә гаилә мизгелен сүрәтләгәнннәр.
7 сан Миңнеханов гаиләсендә бик зур роль уйный икән. «Безнен гаилә өчен 7нче число мәгънәле. Аның белән 3 вакыйга бәйләнгән. Беренчесе безнең Туй көнебез. Бүген бергә яшәүгә 6 ел булды. Икенчесе, шушы числода Мәдинәбез туды», – дип уртаклашты ул. Ә инде өченче сәбәбен җырчы әйтеп тормады, җавапларны видео астына язырга тәкъдим итте.
Гүзәлем дә бу хакта пост язды: «Тормыш китабын үзебез язабыз. Шул китапка күңелне, хыяллларны, өметләрне, хисләрне салабыз. Нәтиҗәсе дә бары тик үзебездән генә тора. Яңа бүлек. 6 ел бергә һәм без өчәү».
Без дә гаиләне чын күнелдән котлыйбыз!
Автор: Г.Вәлиева
Фото: Инстаграм @guzelem_official
Видео: Инстаграм @salavat_minnikhanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк