Салават: «Минем әти дә дүрт тапкыр төрмәдә утырган»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә Казанның икенче санлы төзәтү колониясендә концерт куйды. «Салават» җыр театрының чыгышын 270ләп тоткын карады. Концертка тәртибе ягыннан иң үрнәк әсирләр генә чакырылган.

«Минем өчен кайда җырлау мөһим түгел. Концертка акча түләп керәләрме, бушка карыйлармы, бу – минем эшем. Тамашачылар аермасын сизмим. Балалар алдында җырлаумы, инвалидлар каршындамы, әсирләр күңелен күрүме – миңа барыбер. Теләсә нинди эшне күңел биреп эшләргә кирәк. Без гомер буена төрмә капкаларының теге ягындагы тормыш матурлыгы турында җырлыйбыз», ‒ диде сәхнә мэтры.

Чыганак: Интертат

Автор: Чулпан Шакирова

Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
727
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Көчсез буласым килә"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы