Логотип
Хәбәрләр

Салават мунчасына рәхим итегез!

Кичә, эстрадабызның легендар җырчысы Салават Фәтхетдиновны туган көне белән ялкау кеше генә котламады. Социаль челтәрләр диварлары төрледән-төрле котлау сүзләре һәм истәлекле фотолар белән белән чуарл...

Кичә, эстрадабызның легендар җырчысы Салават Фәтхетдиновны туган көне белән ялкау кеше генә котламады. Социаль челтәрләр диварлары төрледән-төрле котлау сүзләре һәм истәлекле фотолар белән белән чуарланган иде. Ә җырчы үзе исә, традицион рәвештә туган көне уңаеннан шәһәребезнең «Филармония» концертлар залында зур туган көн концерты оештырды. Бирегә мэтрыбызны котларга бик күп иҗатташ дуслары һәм коллегалары җыелган. Алар арасында Фидан Гафаров, Филүс Каһиров, Зөлфия-Җәвит һәм Искәндәр Шакировлар, Илһам Вәлиев, Илназ Баһ, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Раяз Фасыйхов, Ранис Габбазов, Эльмира һәм Рафил Җәләлиевләр һ.б.

Әлбәттә, туган көн бүләксез булмый. Артистлар сәхнәдәш дусларына музыкаль котлаулар белән истәлекле бүләкләр дә әзерләгән. Эльмира белән Рафил Җәләлиев остазларына оригиналь бүләк алып килгән – «Салават мунчасы» дигән язу белән себерке формасындагы мунча тактасы. Җырчы исә үз чиратында бүләкне мунчага элеп куярга вәгъдә иткән.

Мунчасына да чакырасы була инде болай булгач, Салават абый!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elmira__gilfanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк