Салават Уфага җыенган: «Хәзер проблеманы хәл итеп кайта»

Салават Фәтхетдинов яңа тамаша белән Башкортстанга җыенган. «Ниһаять, ике ел көттергәннән соң аларга ашкынып-талпынып Салават үзе килә», – дип тәкъдим иткәннәр артистның концертын инстаграмда. Ә интернетта утыручылар Салаватның Уфа якларына баруын, Фирдүс Тямаевның Кыргыз Миякәдәге концерты өзелүгә бәйле гауга белән бәйләп, комментарийлар калдырганнар. Күбесе шаярту характерында язылган.
«Салават абый барып, проблеманы хәл итеп кайта», – дип язган берсе.
«Маршрут кәгазе бармы икән?», «Маршрут кәгазен оныта күрмәгез», – дигән кайберәүләре.
«Салават үзе маршрут кәгазен алыштыра! Көч!», «Иң мөһиме – электр утын сүндермәсеннәр», – дип тә язганнар. Икенче инстачы Салаватка: «Подвалларын су баса күрмәсен, алдан белешеп барыгыз», – дип киңәш иткән. «Салаватка маршрут кәгазе дә булыр, ут та булыр. Булмый гына карасын концерт, абзый башсыз да, эшсез дә калыр», – дип җавап язганнар аңа.
Тулырак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте