Логотип
Хәбәрләр

САЛАВАТКА - ОРДЕН!

САЛАВАТКА - ОРДЕН!

 Уфада «Арт-Корылтай» Икенче мәдәни форумында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Салават» эстрада театры директоры, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

«Бүген мин бик шатлыклы, күңелле хисләр кичерәм. Пандемия сәбәпле, өч елга якын эшләмәдек, бигрәк тә безнең мәдәният өлкәсе өчен бик авыр еллар булды. Миңа калса, бу бүләк миңа аванс белән бирелгән — хәзер тагын да тырышачакмын! Мин Башкортстан белән горурланам, кайда булсам, шунда мактанам. Башкортстан — икенче Швейцария, аны бәяләргә һәм биредә рәхәтләнеп яшәргә кирәк», — диде Салават Фәтхетдинов «Башинформ»га.

Җырчы тамашачыларын 7, 8 һәм 9 апрельдә Уфада узачак концертларына чакырды ДИП ЯЗА ТАТАР ИНФОРМ

Фото ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк