Логотип
Хәбәрләр

Салаватка - салават

Кәрим Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллинны котладыгызмы соң әле мәйтәм? Как котламадыгыз? Савсим котламадыгыз мәллә? Ун тәңкәлек итеп тә була алмадымыни? Салаватның ни әйтсәң дә юбилее беләсе...

Кәрим Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллинны котладыгызмы соң әле мәйтәм? Как котламадыгыз? Савсим котламадыгыз мәллә? Ун тәңкәлек итеп тә була алмадымыни?

Салаватның ни әйтсәң дә юбилее беләсегез килсә! 25 яшь егеткә! Артист халкы бик иҗади, иләс-миләс, дип уйлап мәдхия-мәдхия котлау сүзләре юлламасагыз да була Салаватка. Ул бик практик егет икән! Инстаграм битенә ул бәәәк нечкә тоемлаучылар өчен кыска пост язып элгән: «Кечкенә юбилей ‒ 25. Әти-әнием, рәхмәт сезгә! Дуслар, котлаулар менә шушы карты номерына 5469 6200 1541 3147 номерына кабул ителә». Вәт шулай ‒ яшьләр алдатмый хәзер. Без генә ул «Син матур, син әйбәт»кә борын мышкылдатып, туган көнгә җылы теләк теләүчеләргә эреп басып тора идек. Хәзер исә әнә ‒ үгезне мөгезеннән!

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк