Логотип
Хәбәрләр

Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла

2010 елга халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Салехардта 3600гә якын татар яши. Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла. Чара бүген сәгать 1...

2010 елга халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Салехардта 3600гә якын татар яши.

Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла. Чара бүген сәгать 19.00 дә "фатирник" форматында узачак дип хәбәр итә Салехард шәһәре татарлары "Ватан" автономиясе.

Акция кысаларында уеннар, "Татар телен иң яхшы белүче" викторинасы, "Дуслык" ансамбле чыгышы каралган.

2010 елга халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Салехардта 3600гә якын татар яши. Милләттәшләребез кала халкы арасында сан ягыннан, руслардан соң, икенче урында.

2017 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча Салехард шәһәрендә 48507 кеше яшәве билгеле.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк