Логотип
Хәбәрләр

Самарада “Мирас” фестиваль-конкурсында жюри рәисе В.Ганиева булачак

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә  “Мирас” татар мәдәнияте ХХII фестиваль-конкурсында катнашучы балалар һәм яшүсмерләр иҗатын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык арти...

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә  “Мирас” татар мәдәнияте ХХII фестиваль-конкурсында катнашучы балалар һәм яшүсмерләр иҗатын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры В.Ганиева рәислегендәге жюри бәяли. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Быел 28 апрельдә Самара шәһәрендә өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында “Мирас” татар мәдәнияте ХХII фестиваль-конкурсы узачак.

Фестиваль конкурсларында катнашу өчен 15 апрельгә кадәр оештыру комитетына гариза бирергә, анда иҗади чыгыш программасын күрсәтергә кирәк.

Фестиваль Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, Самара Мәгариф һәм фән министрлыгы һ.б. катнашында оештырыла.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк