Логотип
Хәбәрләр

Санкт-Петербург татар яшьләре Фин бугазы яр буенда Сабан туе үткәрә

Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. Санкт-Петербургның татар яшьләре Фин бугазы яр буенда Сабан туен өч көн бәйрәм итәчәк. Бу хакта "Питер буйлары" милли мәдәни үзәге хәбәр итә. Сабан туе  13-15 июль көнн...

Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк.

Санкт-Петербургның татар яшьләре Фин бугазы яр буенда Сабан туен өч көн бәйрәм итәчәк. Бу хакта "Питер буйлары" милли мәдәни үзәге хәбәр итә.
Сабан туе  13-15 июль көннәрендә уздырылачак. Программада уеннар, конкурслар, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр, учак янында җырлар, дискотека, көнгә өч тапкыр туклану, су коену, кыр мунчасында юыну каралган, диелә хәбәрдә. 
Бәйрәмгә барырга теләүчеләрдән үзләре белән палаткалар, йокы капчыклары, гигиена кирәк-яраклары алу сорала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк