Логотип
Хәбәрләр

Санкт-Петербургта “Казан мәчеләре турында легендалар һәм мифлар” рәсем бәйгесе оештырыла

Бәйгегә эшләр 5 июньнән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Санкт-Петербургта “Казан мәчеләре турында легендалар һәм мифлар” ачык гомумроссия балалар рәсемнәре бәйгесе оештырганнар. Бу хакта Татарстан Ре...

Бәйгегә эшләр 5 июньнән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Санкт-Петербургта “Казан мәчеләре турында легендалар һәм мифлар” ачык гомумроссия балалар рәсемнәре бәйгесе оештырганнар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйге балалар йортларында, мәктәп-интернатларда, мәктәпләрдә һәм уку йортларында укучылары өчен тәкъдим ителә. Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм IPA Бөтенроссия полиция ассоциациясе оештыра.

  • Узган ел бәйгедә Төньяк-Көнбатыш Федераль округтан, Татарстан һәм Башкортстаннан, Балтыйк буе, Финляндия һәм башка төбәкләрдән 150ләп бала катнашкан.

Быелгы чара 5 июньнән башлап 30 октябрьгә кадәр уза. Йомгаклау 30 октябрьдә булачак. 

  • 1745 елда Императрица Елизавета Петровна, Казанда булган вакытта указ чыгара. Анда “Казандагы нәселле иң яхшы һәм зур 30 мәчене тотып, тычканнар аулау өчен Петербургка җибәрергә. Кем дә булса шундый мәчесен бирергә теләмәсә, штраф салырга” диелгән була. 30дан артык Казан мәчесе шулай итеп Кышкы Сарайны тычканнардан сакларга озатыла.

Фото: pixabay.com

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк