Логотип
Хәбәрләр

Санкт-Петербургта “Муса Җәлилнең моабит дәфтәре” дип аталган күргәзмә ачылды

Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам, график Фәрхать Сабирҗановның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Муса Җәлилнең моабит дәфтәре” күргәзмә...

Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам, график Фәрхать Сабирҗановның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Муса Җәлилнең моабит дәфтәре” күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул күргәзмәгә килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рәссамның улы Тимур Сабирҗановка әтисенең истәлеген һәм мәдәни мирасын саклаган өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Экспозицияне ачу чарасында Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзалары, рәссамнар, сәнгать белгечләре, иҗат әһелләре, татар җәмәгатьчелеге, рәссамның дуслары һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк