Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре узачак

Ике көн дәвамында - 23 һәм 24 мартта Санкт-петербурглылар Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче фильмнарны карый алачак.
Төньяк башкалада Татарстан киносы көннәре узачак. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.
Ике көн дәвамында - 23 һәм 24 мартта Санкт-петербурглылар Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче фильмнар, шулай ук тамашачыларда аеруча кызыксыну уяткан Татарстан кинематографистларының соңгы эшләре белән таныша алачак.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте