Логотип
Хәбәрләр

Сарыкмы яки дуңгызмы: Шашлыкны дөрес пешерү ничек була?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян май бәйрәмнәрен сәламәтлеккә зыян китермичә генә уздыру өчен киңәшләр биргән. Аның сүзләрен RT сайты китерде. Белгеч...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян май бәйрәмнәрен сәламәтлеккә зыян китермичә генә уздыру өчен киңәшләр биргән. Аның сүзләрен RT сайты китерде.


Белгеч фикеренчә, шашлык өчен майсыз ит алырга кирәк. «Иң шәбе сарык ите була», - дигән Тутельян.

«Еш кына шашлык өчен дуңгыз итен кулланалар. Бу очракта аның бөтен майларын кисеп ташларга кирәк», - ди диетолог. 

  • Дуңгыз итенең хәләл ризык булмавын искә төшереп тә торасы юктыр.

Шашлык пешергәнче, итне бик яхшылап маринадта җебетергә, аннары яхшылап кыздырырга кирәк. Шашлыкны яшелчәләр белән ашасаң, файдалырак булыр. Яшелчәдәге клетчатка итне үзләштерергә ярдәм итәчәк.
 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк