Логотип
Хәбәрләр

Сау булыгыз, туганнар...

Күптән түгел арабыздан киткән Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының алдынгы артисты Фәнис Сәхәбетдиновның якты истәлегенә багышлана. Декабрьнең бу шимбәсе дә хәерле генә башланып китәр кебек иде. Ала...

Күптән түгел арабыздан киткән Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының алдынгы артисты Фәнис Сәхәбетдиновның якты истәлегенә багышлана.

Декабрьнең бу шимбәсе дә хәерле генә башланып китәр кебек иде. Алай булмады. Хезмәттәшебез Фәниснең бакыйлыкка күчүе турындагы коточкыч хәбәр мизгел эчендә баш миен яулап, тетрәндерергә өлгерсә дә, бичара күңел исә, һаман да, «Ә, бәлки?..» дигән уйлар дөньясында бәргәләнә иде. Көткән өметләр акланмады. Бу яман хәбәрне үзеңә сеңдереп, аның белән килешүдән башка чара калмады. Меңләгән кешеләрнең күңелен: «Их, нишләп болай булды соң?..» дигән сорау каезлады. «Кеше китә, җыры кала...» Фәниснең дә уйналмаган рольләре, эшләнеп бетмәгән эшләре, тормышка ашмаган хыяллары калды... Үзе исән чагында языла башлап, басылырга өлгермәгән язмасы да калды... Укучыларга язмамны төзәтмәләр кертмичә генә, ничек бар – шулай тәкъдим итәргә булдым.

Фәнис Сәхәбетдинов Чаллы театры труппасына тыйнак кына кына килеп кушылды. Гомумән, ул тормышта бик тыйнак кеше, беркайчан да күзгә кылчык булып кадалмый, нидер даулап, нәрсәдер исбатлап йөрми, кирәк вакытта әйтәсе фикерен үтемле генә җиткерә дә, «мин әйтәсемне әйттем –калганы сезнең эш» дигәндәй, кабат үз дөньясына чума. Тыйнаклыкка тырышлык, талант һәм кешеләргә карата ярдәмчеллек сыйфатларын да өстәсәң, Фәнисне якыннан белмәгәннәргә дә аны күзаллавы авыр булмастыр. «Өлешеңә тигән көмешең», диләр – Казан театр училищесында Рәшит Заһидуллин курсын тәмамлаган егетнең өлешенә бик бәхетле актёрлык язмышы туры килгән. Үсмер малайлардан башланган образлары еллар узган саен җитдиләнә, саллылана барды. Образлары да үзе белән бергә үсте, ныгыды һәм камилләште. Булат Сәлаховның «Яр» драматик новелласында – Малай, Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшчы кыз»ында – Габделәхәт, Фәнәвил Галиевнең «Корт»ында – Дамир, Наил Гаетбаевның «Кызлар, ишек ачыгыз!» комедиясендәге Алмазларны Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасындагы Айбулат, Жан-Батист Мольерның «Саран»ындагы Валер, Инга Бикбулатованың «Җилкәннәр»ендәге Газим, Рабит Батулланың «Ярым ятларга кала» музыкаль комедиясендәге Бәрәгулла кебек образлары алыштырды. «Абага алмасы ачы була» спектаклендәге Айбулат роле – Фәниснең беренче зур һәм җитди эшләренең берсе. 86 яшенә кадәр паспортсыз яшәгән Насыйбулла карт янына зур кызыксыну белән килгән Айбулат исемле яшь журналист, Насыйбулла белән очрашып сөйләшкәннән соң, гаделлек эзли башлый. Насыйбулланың язмышын үзе аша үткәреп, өлкән буыннардан кичерү сорарга тиешлеген барлык күзәнәкләре белән аңлаган Фәнис Айбулат, җәмгыятьнең кырыс кануннары белән очрашкач, үзенең дә корбан икәнлеген аңлый. Әзерләгән язмасын матбугатта бастырып чыгара алмый, хат аша булса да бичара карттан гафу үтенергә мәҗбүр була. Фәнистәге ихласлык, журналистларга гына хас булган кызыксыну һәм үткен караш, төгәллек — образны тулаем күзалларга мөмкинлек бирә һәм тамашачының да бу геройга карата мәхәббәтен уятып, аның белән бергә гаделлек эзләргә мәҗбүр итә.

Автор: Миләүшә Имамова

Дәвамы «Сәхнә» журналының гыйнвар санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк