Логотип
Хәбәрләр

Сау булыгыз, туганнар...

«Актёрны партнёр яшәтә», —дияргә ярата безнең баш режиссёрыбыз Фаил абый Ибраһимов.Фәнис сәхнәдә үзе генә түгел, ә партнёрын да яшәтә белә. Аның белән эшләгәндә көчәнмичә, ниндидер җиңеллек тоеп эшлис...

«Актёрны партнёр яшәтә», —дияргә ярата безнең баш режиссёрыбыз Фаил абый Ибраһимов.Фәнис сәхнәдә үзе генә түгел, ә партнёрын да яшәтә белә. Аның белән эшләгәндә көчәнмичә, ниндидер җиңеллек тоеп эшлисең. Сине ярты сүздән, күз карашыннан аңлаучы актёр ул. Моның шулай икәненә мин «Җилкәннәр» мелодрамасын эшләгәндә төшендем. Тормыш куйган сынауларны узарга тырышып, кыенлыкларны җиңеп, гаиләләрен саклап калырга омтылучы яшь парлар — Газим белән Надия идек без бу спектакльдә. Спектакльнең финалында Газим белән Надия арасында үзара аңлашу өлеше бар. Четерекле сәхнә, күңел кыллары тартылган тамашачы алдында ялгыш кына да төгәлсезлек җибәрергә ярамый. Фәниснең янып торган күзләрен күреп, эчендә кайнаган ут өермәсен сиздермәскә тырышып басынкы гына сөйләвен ишетү, шул ук вакытта эчтән ачыргалануын тою —телисеңме-теләмисеңме, сине дә үзеннән-үзе шушы дулкынга ияртеп алып кереп китә, бернинди ясалмалылыкка да урын калдырмый. Һәр театрда «спектакльгә ввод Кертү» дигән төшенчә яши. Бу спектакльне саклап калу максатыннан, теге яки бу сәбәп белән театрдан киткән актёрны икенче актёр белән алыштыруны аңлата. Үз гомерендә «ввод» булып кермәгән актёр бар микән ул? Беренче карашка, бик җайлы гына кебек, спектакль инде уйнала, аның турында күзаллау бар, керергә дә, сиңа кадәр уйнаган актёрны кабатлап кына чыгарга. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чынлыкта, актёр өчен зур көч таләп итүче «игелексез» хезмәт бу. Беренчедән, бик кыска вакытта эшләнә. Икенчедән, марканы төшерергә ярамый, чөнки тамашачы кемдер башкаруында бу образны кабул иткән инде. Өченчедән, шул ук югарылыкта калырга кирәк, спектакльнең «температурасын» төшереп зыян салуың бар, һ.б., һ.б… Бик күп шундый сәбәпләрдән торган бу күренеш чын мәгънәсендә актёр өчен коточкыч стресска әйләнә. Фәнискә дә бик күп спектакльләрне «коткарып» калырга туры килде. Читтән караганда, ул моны шундый җиңел эшли, әйтерсең, һәрбер репетициядә утырып, алдан ук әзерләнеп куйган кебек. XIX гасырда яшәгән Британия политигы Джон Леббокның «Истинный артист создаёт, даже копируя» дигән сүзләре дә нәкъ менә аңа атап әйтелгән сыман тоела. Тырышлыгы һәм таланты аңа киләчәк өчен менә дигән җирлек тудырдылар. Соңгы елларда уйнаган рольләре, иҗат иткән образлары аны Чаллы театрының репертуарын тотучы актёр буларак танытты. Эпизодик роль булсынмы ул, баш рольме — Фәнис үзенең сәхнә сөйкемлелеге, гадилеге һәм төгәллеге белән һәр образын югары кимәлгә җиткерә. Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектаклендәге Адаш та игътибарга лаек. Роль зур түгел, үзәк образ булып та бармый. Әмма Фәнис Сәхәбетдинов башкаруындагы җиңел сөякле, ярдәм кулын сузарга әзер торган Адаш тамашачының исендә кала. Адаштан соң аның иҗат юлын төрле яссылыктагы образлар тезмәсе дәвам итә. Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (реж. Илгиз Зәйниев) комедиясендә хәйләкәр һәм яраклашучан кунакханә хуҗасы Бригелла, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» (реж. Фаил Ибраһимов) трагедиясендә беркатлы, ләкин уйлау сәләтен югалтмаган Дивана, Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» (реж. Илсур Казакбаев) балладасында тәвәккәл Алексей, Әнгизә Ишбулдинаның «Зәңгәр томан артында» (реж. Олег Кинҗәгулов) лирик комедиясендә хыялый Костя, Зөлфәт Хәкимнең «Тәрәзәдә һаман ут яна» (реж. Лилия Әхмәтова) психологик драмасында җавапсыз мәхәббәт хакына үзен корбан иткән Хафиз — барысы да Фәниснең җитлеккән актёр булуына ишарәлиләр.

Миләүшә Имамова

Дәвамы «Сәхнә» журналының гыйнвар санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк