Логотип
Хәбәрләр

Себер татары Фаимә Турлая турында Латвиядә кино төшерелде

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова, Ләйсән Билал). Латгал егете белән гаилә корган Россия татары Фаимә Турлая Рига шәһәрендә «Латвиянең чын хуҗабикәләре» исемле телевизион проектта катнашт...

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова, Ләйсән Билал). Латгал егете белән гаилә корган Россия татары Фаимә Турлая Рига шәһәрендә «Латвиянең чын хуҗабикәләре» исемле телевизион проектта катнашты. Шул уңайдан аның турында Латвиядә кино төшерелде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Идел” татар җәмгыяте вәкиле Ләйсән Билалова әйтте.

Телевидениедә Фаимә ханым катнашкан тапшыруны 16 мартта күрсәттеләр.

«Латвиянең чын хуҗабикәләре» телевизион тапшыруында татар, рус, поляк, белорус, литва хатын-кызлары да катнаша. Бу проектта хуҗабикәләр, бер-берсен кунакка чакырып, үзләре әзерләгән милли ризыклар белән сыйлыйлар һәм үз милләтренең көйләре һәм җыр-биюләре белән таныштыралар. Фаимә Турлая кунакларны Даугавпилс тирәсендә урнашкан «Арендоле» утарында каршы алып, бавырсак пешереп, чәй белән сыйлаган, үз утарының тарихы турында сөйләгән. Кызы Алия зур бүлмәдә түгәрәк табын әзерләгән, әнисенә булышкан. Кунакларны токмачлы аш белән сыйлаган. Аш янына тәмле өчпочмаклар тезгән. Арпа, кишер белән мичтә пешкән бәрән итен, гранат орлыклары белән бизәп, кунакларга тараткан. Сөтле чәй янына баллы чәк-чәк һәм эремчек бәлеше дә куйган. Кунакларга ризыклар һәм тәм-томнар бик ошаган. Борынгы патифон тәлинкәсеннән агылган көйләр дә күңелләренә бик хуш килгән. Кунаклар, мич янында каз канатын күргәч, шаккатканнар. Соңыннан Фаимә ханым каз канаты һәр татар өендә булган, дип аңлаткан. Каз канаты экологик яктан да бик файдалы, дигән. Каз канаты - идән себерер өчен, каз ите - бәлеш өчен, каз мамыгы - мендәр өчен, дип сөйләгән. Фаимә ханымга кунакка дуслары да килгән. Алмаз исемле дусты баянда уйнаган, ә Алсу татарча биеп күрсәткән. Ахырдан хуҗабикәләр татар ашлары өчен Фаимә Турлаяга баллар куйган. Соңыннан баллар саны буенча җиңүче билгеләнә.

Белешмә:
Фаимә Турлая тумышы белән Россиянең Себер ягы Красноярск (Ужур районы) өлкәсеннән. Аны университеттан соң Ригага практика узарга җибәрәләр. Фаимә Турлая шунда латгал егете Арвит Турлая белән таныша. Ригада гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Балалары үскәч, Даугавпилс тирәсендә «Арендоле» утарын торгыза башлыйлар. «Арендоле» утары - тарихи урын. Фаимә Турлая тормыш иптәше белән шул утарда яши. Арвит Турлая - Фаимә ханымның ире - латгаллар оешмасының җитәкчесе. Фаимә Турлая Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте эшенә үзенең өлешен кертергә тырыша.

Турлая гаиләсе тормыш иткән «Арендоле» утары бик зур. Анда үз вакытында Көмеш гасырның рус шагыйре Николай Гумилев та бер ел тирәсе яшәгән. Йорт янында аңа һәйкәл дә куелган. “Арендоле” утары борыңгы йорт кына түгел, ә хуҗалык та. Турлая гаиләсе шул җирлектә мал асрый. Аларның хуҗалыкларында сарыклар, тавыклар, казлар да бар. Турлая гаиләсе төрле проектлардан килгән финанслар ярдәмендә утардагы йортны реставрацияли. Арвит әфәнде реставрация эшләрен булдырганча үзе башкарырга тырыша. “Арендоле” утары – ул әле туристик нокта да. Турлая гаиләсе туристларны гел кунак итә. «Безнең утарда туристларга күрсәтерлек җиһазлар һәм борыңгы раритетлар бик күп. Бәясе югары булса да, туристлар гел килеп тора, җәйләрен бигрәк тә», - дигән Ләйсән Билаловага Фаимә ханым.

татар-информ

Фото: https://ltv.lsm.lv/lv/raksts/16.03.2018-istas-latvijas-saimnieces-5.-serija.id125554/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк