Логотип
Хәбәрләр

Семен Слепаковның яңа җыры Интернетта популярлык җыя

Семен Слепаков күбебезгә ШТМ уенчысы буларак таныш. Соңгы елларда ул ТНТ каналында эшләп һәм Comedy Club резиденты буларак халыкның мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аның ирония һәм юмор хисенә бай җырлары...

Семен Слепаков күбебезгә ШТМ уенчысы буларак таныш. Соңгы елларда ул ТНТ каналында эшләп һәм Comedy Club резиденты буларак халыкның мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аның ирония һәм юмор хисенә бай җырлары ни тора?! Яңа 2019 елны каршыларга берничә көн калганда Семен Россия халкын яңа җыр белән сөендерде. Ул берничә сәгатьтә Интеретта зур популярлык яулады һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Җырның юллары менә мондыйрак:

«Это был тяжелый год, был он тяжелей, чем тот.

Неожиданно нам всем много он принес проблем,

Но приходит Новый год, он нам счастье принесет,

И я верю через год дружно скажет наш народ:

«Это был тяжелый год, был он тяжелей, чем тот»... — дип җырлый Семен.

Кызганычка каршы, без сайтыбызда җырны урнаштыра алмыйбыз, чөнки анда норматив булмаган лексика кулланыла. Әмма тормышка карата позитив фикерләү сакларга сорыйбыз!

Текст: Эльвира Сабирова

Фото: hollivizor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк