Логотип
Хәбәрләр

Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә

Россия театр һәм кино актеры Татарстанга чираттагы килүеннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.   Россия театр һәм кино актеры Сергей Безруков Казанның матурлыгына соклануын һәм үзен Буа шәһәре...

Россия театр һәм кино актеры Татарстанга чираттагы килүеннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

 

Россия театр һәм кино актеры Сергей Безруков Казанның матурлыгына соклануын һәм үзен Буа шәһәрендә җылы кабул итүләре турында белдерде. Артист анда 24 майда Антуан де Сент-Экзюпери әкияте буенча  куелган “Маленький принц” моноспектаклендә чыгыш ясарга барган. “Буа: диалог киңлегендә” II театр фестивале программасы әлеге спектакль белән тәмамланган.

"Һәрвакытта да сездәге тамашачыга зур хөрмәт белән карадым, чөнки тамашачы чын, театраль, - дип ассызыклады Безруков “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсе вакытында. – Казанда күп тапкыр уйнадым, дусларым бик күп. Мин Казанга гашыйк, шәһәр һәм чисталыгы, һәм архитектура ягыннан да да гаҗәпләндерә. Шулай ук яхшы, чиста, тигез юллары да шаккаттыра. Кол Шәриф, Кремль ... Болар барысы да сине төрле тарихи истәлекләр мохитенә чумдыра.

Свияжск турында әйтмим дә, ул - Казан һәм гомумән Татарстан белән бәйле яраткан урыннарымның берсе. Менә хәзер үзем өчен Буаны ачтым, Тәтешкә дә барырга  өметләнәм. Минем бирегә мөмкин кадәр ешрак киләсем килә. Бу юлы халыкара театр фестиваленә чакыруларына шатмын”.

  • Әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru/kultura сайтында укырга була. Видеоверсия - YouTub та “Татар-информ” агентлыгы каналында. Әңгәмә “Татарстан 24” телеканалында шимбә - 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында күрсәтелә.

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк