Логотип
Хәбәрләр

Сергей Безруков юбилеен ничек үткәрә

Россиянең иң популяр артисты Сергей Безруковка 45 яшь тулды. Традиция буенча артист туган көнен сәхнәдә уздыра, ул тамашачылар белән очрашу оештыра. Артист беренче тапкыр үзенең «Крёстный папа» дигән...

Россиянең иң популяр артисты Сергей Безруковка 45 яшь тулды. Традиция буенча артист туган көнен сәхнәдә уздыра, ул тамашачылар белән очрашу оештыра.

Артист беренче тапкыр үзенең «Крёстный папа» дигән рок-группасы белән чыгыш ясый. «Мин бик сирәк юбилей мәҗлесләре оештырам, бердәнбер тапкыр актерлар йортында 25 яшьлегемне үткәргәнем истә калган. Бүгенге көндә миңа юбилеемнан бигрәк, концертыбыз мөһимрәк. Бу, мин җыр белән генә шөгыльләнәчәкмен, дигән сүз түгел, мин шулай ук театрда уйнавымны, кинода төшүемне дәвам итәчәкмен. Җыр ул минем иҗатымның бер өлеше, миңа җырлау рәхәтлек бирә», ‒ дип әйтә Сергей Безруков үзе.

Безруков артист буларак кына түгел, режиссер буларак та билгеле. 2014 елда ул Мәскәү губерна театрының әдәби җитәкчесе итеп билгеләнә, күп спекатакльләр сәхнәләштерә.

Сергейны юбилее белән котлыйбыз, яңадан яңа рольләр, иҗатында зур уңышлар теләп калабыз!

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @s_bezrukov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк