Логотип
Хәбәрләр

Сергей Светлаков бер ел буе улы тууын яшергән

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Сергей Светлаков бер ел буе улы тууын яшергән. Сергей Светлаков хәбәр иткәнчә, узган елның июль аенда ул өченче тапкыр әти булган: хатыны Антонина малай тапкан һә...

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Сергей Светлаков бер ел буе улы тууын яшергән.

Сергей Светлаков хәбәр иткәнчә, узган елның июль аенда ул өченче тапкыр әти булган: хатыны Антонина малай тапкан һәм аңа Максим дип исем кушканнар. Алып баручы баланың дөньяга килүе турында хәзер генә сөйләргә булган.

«Без яшермәдек, бары тик кешегә чыгармадык. Тося авырлы булганда, минем янга съемкаларга килеп йөрде. Без ул вакытта күп сәяхәт иттек», − дип аңлатты юморист.

Үзенең инстаграмдагы битендә Сергей улы туганнан соң ярты ел гаиләсе белән уздыруы турында сөйли: «Без берничә ай Таиландта, Испаниядә яшәдек, аннары Юрмалада һәм күптән түгел генә Мәскәүгә күчтек, озакка булыр дип уйлыйм»

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: @ssvetlakov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк