Логотип
Хәбәрләр

«Сезгә исем – атказанган гайбәтче...» – Илсөя Зәйнәпне үпкәләткән

Илсөя Бәдретдинова Зәйнәп Фәрхетдинованы үпкәләткән.

Илсөя Бәдретдинова соңгы концертларының берендә сәхнәдән Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов турында бик матур булмаган сүзләр әйткән. Янәсе, алар гримеркада бер-берсенә бик начар мөгамәләдә булган, ә сәхнәгә чыккач, шунда ук үзгәргәннәр. Зәйнәп Зөфәрнең җилкәсенә башын салган, хәтта, чын идиллия инде менә!

Бу чыгыш Зәйнәпкә ишетелгән. Ул Инстаграмында бу «юмор»ны аңламавын белдереп яза. «Безнең грим бүлмәсендә нәрсә күргән идең шулкадәр? Качып карап торган булсаң гына инде. Безгә күпчелек аерым бүлмә бирәләр иде. Минем сине үз янымда бик күргәнем булмады. Аңлат әле, нинди «юмор» бу, сеңлем?» – дип язган ул.

Илсөя тиз генә хатасын төзәтергә ашыккан. Мин сезне зурлап сөйлим анда, бәләкәй чактан сезгә охшарга тырышып үстем, янәсе.

Илсөянең сәхнәдән күп сөйләве болай да күпләрнең ачуын китерә иде. Бу юлы бигрәк нык ташланганнар. «Зәйнәп белән Зәфәргә җитәргә кирәк әле...», «Сезгә исем – атказанган гайбәтче...», «Сөйли белмәгән авыздан...», «Аларга ничек тә килешә. Ә син качып күзәтеп йөргәнсең...», «Артыгын кылануларыңа чик кую теләгең юкмы?», «Бу юмор түгел, бик тә мәгънәсез, бик түбән сүз боткасы..», «Акыллым, сине кешегә таныткан иреңне, кеше булгач, ташлап чыгып киттең, хәзер бөтен концертыңны пычратып, Зәфәр белән Зәйнәпне сөйләп йөрисең...» һәм башкалар.

Араларында Илсөяне яклаучылар да бар.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акыллы кеше узеня исем сорап йорми инде. Акылы булса Зайняплярне дя сойляп йормяс иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Модератор узеня охшаган фиуерне геня курсятя,