Логотип
Хәбәрләр

Шәфәгать Салихов белән 2014 елгы әңгәмә: «Хатыным мине яшәртә. Тик мин аны картайтам» (видео)

Шәфәгать әфәнде тормыш иптәше Лариса ханым белән 2014 елда ТНВ телеканалында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруына интервью биргән булган.  Дүрт ел элек төшерелгән шушы тапшырудан язма тәкъ...

Шәфәгать әфәнде тормыш иптәше Лариса ханым белән 2014 елда ТНВ телеканалында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруына интервью биргән булган. 

Дүрт ел элек төшерелгән шушы тапшырудан язма тәкъдим итәбез.

Шәфәгать абый, хәзер ниләр эшләп ятасыз?

Мин бүгенге көндә аппаратура белән, тавыш режиссеры буларак эшли башладым. Музыка ул чир кебек, аны ташлап булмый. Үзем олыгаеп барсам да, яшьләр белән эшлисе килә. Кайчагында әйтеп тә куям инде: бабай булып беттем, ә бала-чагалар белән барыбер эшләп йөрим дип. Ләкин күңелле.

Сер түгел: халык сезне Салаватның баянчысы буларак белә. Яшь чакларны искә төшереп алыйк әле...

Яшь вакытлар кайвакыт искә төшә. Аның китап итеп язарлык урыннары да күп буладыр инде. Ул Салаватның да яшь чагы, минем дә яшь вакыт. Утыз яшь бит инде ул ир-атның иң шәп чакларының берсе. Шул вакытта без Салават белән танышып, эшли башладык. Ул чагында аның заманы да икенче булгандыр, әлбәттә. Без күп эшләдек. Ул вакытта әле сиңа акча да кирәк түгел, башкасы да. Көненә икешәр-өчәр концерт эшли идек. Бер генә концерт куйган көннәр аз булгандыр ул вакытта. Дөресен генә әйткәндә, без Салават белән эшли башлаганчы җырчылар беренче урында торсалар да, музыкантларны бик күрсәтмиләр иде. Ә бу беренче Салаваттан башланды. Музыкант җырчының тулыландырып торган өлеше икәненә Салават басым ясап, алып чыкты. Шуңа күрә мин халыкка да бик рәхмәтле, Салаватка да.

Дәвамын интертаттан укыгыз

Чыганак: интертат

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА әзерләде

Фото: www.instagram.com/shafagat_salikhov/?hl=en

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк