Логотип
Хәбәрләр

Шәфәгать Салихов фатыйхасын кайсы баянчыга калдырып киткән?

Татар эстрадасының парлы җырчылары Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова “Болгар” радиосында барган “Сәхнәдәш” тапшыруында күптән түгел арабыздан киткән баянчы Шәфәгать Салиховны искә алды. Шәфә...

Татар эстрадасының парлы җырчылары Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова “Болгар” радиосында барган “Сәхнәдәш” тапшыруында күптән түгел арабыздан киткән баянчы Шәфәгать Салиховны искә алды. Шәфәгать Салихов җырчыларның яңа баянчысы Алмаз Рәхимовка ничек итеп фатыйхасын биргән? Бу хакта алар тапшыру алып баручысы Айгөл Хәйруллинага сөйләде.

– Алмазны эзләп табу җиңелләрдән булмагандыр?

– Соңгы концертта Шәфәгать абый да: “Мин хәзер Салават концертларына китәм, ул вакытка үзегезгә берәр баянчы табып торырсыз әле, ачуланмассыз инде, юбилей концертларына чакырды”, - дигән иде. Шулай итеп, без Алмазны чакырдык. Алар әле Шәфәгать абый белән бер концертта Арчада булдылар да. Шунда Шәфәгать абый: “Яхшы баянчы!”, - дип фатыйхасын калдырып китте, - дип сөйләде Руслан Кираметдинов.

Фото: Салават Камалетдинов

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк