Логотип
Хәбәрләр

Шәйхразиев: Үзәк округ татарлары халык санын алуга әзерлек башларга кирәген искәртте

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның бүген Мәскәүдә Үзәк федераль округы...

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның бүген Мәскәүдә Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы барышында, аерым алганда, халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелгән. “Үзәк округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре 2020 елда халык санын алуга әзерлекне хәзер үк башларга кирәклеген искәртте”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев.

Очрашуда Мәскәү өлкәсеннән, Ярославльдән, Иваново өлкәләреннән җитәкчеләр үзләренең эшләре турында сөйләде, шул исәптән 18 мартта узачак сайлаулар белән бәйле сораулар да каралды, дип белдерде Шәйхразиев. Моннан тыш, төбәкләрдә татар телен укытучыларга кытлык мәсьәләләре, телне өйрәнүдә мәгълүмати технологияләр, грантлардан файдалану мөмкинлекләре турында да сүз булган. “Һәр тәкъдим теркәлде, бу тәкъдимнәр Бөтендөнья татар конгрессының эш планына керәчәк”, - диде вице-премьер.

Васил Шәйхразиевның федераль округлардагы татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашулары дәвам итә. Иртәгә Милли Шура рәисе Төнъяк-Көнбатыш федераль округы татар лидерлары белән Санкт-Петербургта очрашачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк