Логотип
Хәбәрләр

Шүркә гимназиядә очрашуда

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 16 нче татар гимназиясендә күңелле очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават Күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләр...

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 16 нче татар гимназиясендә күңелле очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават Күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләре турында  үз чыгышларында сөйләп үттеләр. Бу гимназиядәге балалар журналны яратып укыйлар икән. Әлеге очрашудан соң, кызыксыну йөзеннән журналыбызга язылырга сүз бирделәр. Кунакка килгән Шүркә балалар белән күңел ачты, уйнады, фотоларга төште. Шпагатка да утырып күрсәтте. Очрашу ахырында һәрбер балага «Салават Күпере» журналы бүләк ителде.

IMG 2540

 

IMG 2538

 

IMG 2535

 

IMG 2534

 

IMG 2529

 

IMG 2528

 

Фото: Гөлназ Ярмиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк