Шүркә Казан шәһәренең Идел буе районындагы 242 нче номерлы балалар бакчасында кунакта

Яраткан «Салават күпере» журналы бүген Казан шәһәренең Идел буе районындагы 242 нче номерлы балалар бакчасында кунакта булып кайтты.
Балалар «Салават күпере» журналы герое Шүркә белән очраштылар, аңа төрле сораулар бирделәр, күмәк фотога төштеләр, Шүркә алып килгән бүләкләргә ия булдылар. Очрашу ахырында балалар үз һөнәрләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Алар журналны бик яратып укыйлар икән, аеруча уеннарны, балалар рәсемнәрен карарга яраталар.
Балалар бакчасы коллективы һәм анда тәрбияләнүче балалар безне бик якты чырай белән каршы алдылар. Бик матур итеп җиһазландырылган татар теле кабинетында кунакта булдык, анда чын-чынлап милли рух хөкем сөрә. Балалар бакчасы мөдире Фазылҗанова Альбина Марсель кызы һәм тәрбиячеләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкарганнары күренеп тора.
Аларга алга таба да эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан