Логотип
Хәбәрләр

Шүркә музейга дәшә!!!

Бу атнада «Салават күпере» балалар журналханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акция башлап җибәрә. Айның һәр өченче шимбәсендә Шүрәле оныгы Шүркә сине Милли...

Бу атнада «Салават күпере» балалар журналханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акция башлап җибәрә. Айның һәр өченче шимбәсендә Шүрәле оныгы Шүркә сине Милли музейда күренекле татар балалар язучылары белән очрашуга көтеп кала.

Бу атнада Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре, бик күп балалар шигырьләре авторы Равил Фәйзуллин белән очрашу булачак.

16 февраль көнне сәгать 10:00 да башланачак чарада катнашыр өчен, журналыбыз укучылары @salavatkupere аккаунтындагы бәйгедә катнашырга тиеш!

Аның шартлары:

1. Равил Фәйзуллин язган яраткан шигыреңне сөйләп видеога төшер һәм шәхси аккаунтыңа урнаштыр.

2. @salavatkupereһәм @tatar_museum аккаунтларына языл.

3. Әлеге постка «лайк» куй һәм ике дустыңны билгелә? ?Катнашучыларның аккаунтлары ачык булуы мәҗбүри!☑

4. «Шүркә музейга дәшә» бәйгесендә катнашкан һәрбер бала җиңүче була һәм музейга чакырыла.

5.Димәк, музейга керүчеләр исемлеге 14 февраль көнне сәгать 15:00 да билгеле булачак.

Р.Фәйзуллинның шигырьләрен сез безнең http://sahne.ru/salavat-kupere сайтыннан таба аласыз.
Башладык!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк